ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-14 °С
Болытлы
VKБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 март 2021, 21:05

Яңавылга Дәүләт Думасы депутаты килде

Рафаэль Мәрданшин лицейчыларны экскурсиягә чакырды

4 мартта Яңавыл районына РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин килде. Эш сәфәре барышында парламентарий лицейды булды. Биредә югары кунак мәктәп укучылары һәм педагоглар белән аралашты. 11 сыйныф укучылары белән очрашуда ул үзе, аерым алганда, парламентарий булганчы нинди тормыш мәктәбен үтүе, эшчәнлеге турында сөйләде, аның һәм хезмәттәшләренең төп эше закон проектлары каралучы комитетларда үтүе турында аңлатты һ.б.
Очрашу ахырында Рафаэль Мәрданшин балаларны Дәүләт Думасына экскурсиягә чакырды. Лицейчылар кунакка кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, депутат 4 санлы мәктәптә, шулай ук Яңавыл район үзәк дәваханәсенә булды, анда медицина хезмәткәрләре белән аралашты, ике рәхмәт хаты тапшырды – көндезге стационарның процедура бүлмәсенең медицина шәфкать туташы Эльмира Фәйзрәхманова һәм йогышлы авырулар бүлекчәсенең табиб-инфекционисты Светлана Сәйфетдиновага. Биредә үк Рафаэль Мәрданшин "Яңавыл таңнары" гәзите редакциясенә киңәйтелгән әңгәмә бирде, аны якын арада бастырачакбыз.
Читайте нас