ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 март 2021, 10:05

"Сириус" талантлы яшьләрне туплый

Быелдан башлап Русия Федерациясе Президенты грантлары магистрант студентларга да түләнә башлаган. Конкурс бик зур.

Фотода: "Талант һәм уңыш" фонды җитәкчесе Елена Шмелёва.
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Талант һәм уңыш" фонды җитәкчесе Елена Шмелёва белән очрашты. "Сириус"ның Русиядә беренче буларак федераль территория статусында үсешүе турында сүз барды.
В.Путин билгеләвенчә, "Сириус" талантлы яшьләрне туплау һәм укытучыларны яңадан әзерләү үзәгенә әверелә. Ул төбәкләрдә актив рәвештә эшли, үз эшчәнлеген киңәйтә. "Сириус" кысаларындагы иң югары, иң югары дөньякүләм лабораторияләр дә барлыкка килгән диярлек. Югары уку йортлары формалаша, технопарк, төбәкләрдән килгән сәләтле балалар өчен интернат булачак.
Елена Шмелёва әйтүенчә, киләчәккә максатлар зурдан. Быелдан башлап Русия Федерациясе Президенты грантлары магистрант студентларга да түләнә башлаган. Конкурс бик зур. Һәм студентлар фән олимпиадаларында гына түгел, югары һәм халыкара дәрәҗәдә фәнни грантлар конкурсларында да югары казанышларга ирешә, югары рейтинглы фәнни журналларда хезмәтләре бастырыла.
Ике елдан соң "Сириуста" концерт залы ачылачак. Хәзер анда югары дәрәҗәдәге акустика булсын өчен барысы да эшләнә. Моның белән Тойота әфәнде шөгыльләнә. Һәр төбәктән иң көчле, иң талантлы музыкантларның, артистларның һәм яшь коллективларның бу мәйданчыкта чыгыш ясарга мөмкинлеге булачак. Төп залда 1200, кечесендә 300 урын булыр дип көтелә. Тагын да әдәби кунакханә, сәнгать галереясе оештырылачак. Ягъни федераль территория сәнгать кластеры белән ачылачак.
Русия тренерлары, Русия спорт мәктәпләре эшли торган программалар базасында балалар, һәвәскәрләр, студентлар, яшьләр спорты өчен массакүләм программалар әзерләнәчәк; медицина кластеры оешачак.
Гомумән, Сочидагы “Сириус” федераль территориясендә фән, сәнгать, спорт үсеше өчен бихисап проектлар тормышка ашырылыр дип көтелә. Тулырак бу хакта https://sochisirius.ru сайтыннан укый аласыз.
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru
Читайте нас: