ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 март 2021, 12:15

Башкортстанда "Сугыш балалары" законы кабул ителде

Документка ярашлы, 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган республика кешеләренә "Сугыш балалары" статусын бирү тәкъдим ителде

Кичә республика депутатлары 32 нче пленар утырышта берьюлы өч укуда "Башкортстанда сугыш балалары турында"гы республика законын кабул итте. Аңарчы республика җитәкчесе Радий Хәбиров парламентарийларны бу мәсьәләне тизрәк чишәргә чакырган иде. "Без бу закон проектын күп тапкыр кабул итәргә җыендык, әмма республиканың финанс мөмкинлекләре моны булдыра алырлыкмы дип уйландык. Нәтиҗәдә бу карарны кабул иттек һәм закон проектын Дәүләт Җыелышына керттек. Бу законны Башкортстанның күп кешеләре көтә", - диде Радий Хәбиров. Яңа закон БР Дәүләт Җыелышы депутатларны тарафыннан бер тавыштан кабул ителде. Документка ярашлы, 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган республика кешеләренә "Сугыш балалары" статусын бирү тәкъдим ителде. Документка ярашлы "Сугыш балалары"на өстенлекле медицина ярдәме алу, стационар социаль хезмәтләндерү оешмаларына чираттан тыш юлламалар бирү, шулай ук Башкортстан башлыгы указына ярашлы төбәк бюджеты исәбенә бер тапкыр түләнелүче түләү тәртибе расланачак. Бу күптән зарыгып көткән закон. Русиянең унбишләп төбәгендә ул күптән кабул ителгән. Федераль дәрәҗәдә дә кертелерме - әлегә билгесез. Биредә хикмәт ниндидер матди өстәмәдә түгел, ә ниһаять, бала килеш чугыш чорында күп авырлыклар кичергәннәрнең аерым статуска ия булуларында. БР Гаилә хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, республикада 1мең 895 "сугыш балалары" яши. Аларның 13 меңләбе бернинди ташламаларга һәм социаль ярдәм чараларына ия түгел. "Башкортстанда сугыш балалары турында"гы закон БР башлыгы кул куйган көннән алып үз көченә керәчәк. Республикада кабул ителгән бу закон Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән милли проектларның берсе "Демография"бүлегенең "Өлкән буын" дип аталган программасына тулысынча җавап бирә.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: