ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 март 2021, 12:00

Казахстан да безнең вакцинага өстенлек бирә

#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин телефон аша Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән сөйләште. Лидерлар сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм пандемия белән көрәштә көчләрне берләштерү, Казахстанда "Спутник V" вакцинасын файдалану турында фикер алышты. Бу хактагы язма Кремль сайтында бастырылган.

"Казахстан ягы башлангычы буенча Русия Президенты Владимир Путинның Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән телефон аша сөйләшүе булды. 22 мартта Мәскәүдә узган Русия һәм Казахстан хөкүмәтләре башлыкларының сөйләшүләрен исәпкә алып, сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне киләчәктә киңәйтүгә басым ясап, көн тәртибендәге кайбер актуаль темалар буенча фикер алышынды", - диелә хәбәрдә.

Шулай ук, сөйләшүдә Казахстанда "Спутник V" Русия вакцинасын файдалануны да кертеп, коронавирус пандемиясенә каршы көрәштә көчләрне берләштерүгә аерым игътибар бирелгән.

Казахстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Токаев Русия лидеры белән телефон аша әңгәмә барышында "Спутник V" вакцинасы белән Казахстанны өстәмә тәэмин итүен сораган.

Фото: РИА Новости сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Читайте нас: