ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 март 2021, 12:45

1 апрельдән социаль пенсияләр арта

Илдә социаль пенсияләр арта

Русия хөкүмәте бу төр пенсияләрне 3,4 процентка индексацияләүне раслады, дип хәбәр итә министрлар кабинетының матбугат хезмәте.
Бу яңалык 3,9 миллионнан күбрәк кешегә кагылачак. Әлеге максат өчен Пенсия фонды бюджетыннан 12,8 миллиард сум бүленгән.
Исегезгә төшерәбез, страховка пенсиясен исәпләү өчен дәлилләнгән хезмәт стажы җитмәгәннәргә социаль пенсия түләнә. Моннан тыш, бу пенсия инвалидлыгы булганнарга һәм туендыручысын югалтканнарга да тәгаенләнә.
Индексация күләме гражданның соңгы ике елдагы яшәү минимумы күрсәткеченнән чыгып исәпләнәчәк. Шулай итеп, социаль пенсиянең уртача күләме 10183 сум тәшкил итәчәк, диләр министрлар кабинетыннан.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: