ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+23 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 март 2021, 10:15

Путин коронавирустан прививка ясатты

Элегрәк Президент яшь буенча чикләүләр аркасында прививканы ясамавын аңлаткан иде

2020 елның декабрендә зур матбугат конференциясендә Русия Президенты Владимир Путин әлегә COVID-19дан прививканы ясамавын, чөнки белгечләрнең тәкъдимнәренә колак салуын әйткән иде. Ул аңлатканча, әлеге вакцина аның яшендәге кешеләр өчен билгеләнмәгән “Белгечләр бүгенге көндә кертелә торган вакциналар билгеле бер яшь аралыгындагы гражданнар өчен каралган, диләр. Мин кебек яшьтәгеләргә вакциналар әлегә юк. Мин белгечләрнең киңәшләренә колак салам”, – дигән иде Владимир Путин. Соңрак Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен “Спутник V”, ә аннары “ЭпиВакКорона” вакцинасын куллануны хуплады. Шушы көннәрдә Президент вакциналар җитештерүне арттыру һәм вакцинация барышы турында киңәшмә дә уздырды.
– Безнең фәнни-тикшеренү институтлары тарафыннан коронавирус инфекциясенә каршы берничә вакцина эшләнә. Аларның өчесе безнең илдә теркәлгән. Ике вакцина – “Спутник V” һәм “ЭпиВакКорона” – фармацевтика предприятиеләре тарафыннан сәнәгать масштабында җитештерелә һәм прививкалар өчен кулланыла. Тагын бер вакцина – Чумаков исемендәге Федераль фәнни үзәк, “КовиВак” – гражданнар әйләнешкә әзерләнә, ә аның беренче партияләре инде җитештерелгән. Кыскасы, Русиядә бүген инде өч вакцина бар, һәм, әлбәттә, мондый нәтиҗә артында күп меңләгән кешеләрнең зур, киеренке эше тора.
Тулаем алганда, Русия буенча прививкаларны беренче компонент итеп 6,3 миллион кеше ясаган инде, шуларның 4,3 миллионы тулысынча вакциналаштырылган, ягъни вакцинаның беренче һәм икенче компонентларын алган.
Бүген без ышаныч белән әйтә алабыз, бу практика Русия вакциналарының ышанычлы һәм хәвефсез булуын раслый. Моннан тыш, бернинди башка чит ил препаратлары да мондый югары дәрәҗәдә саклану дәрәҗәсен күрсәтми. Кабатлап әйтәм, бу безнең, илебез галимнәренең һәм белгечләренең һичшиксез зур уңышы, – диде Владимир Путин.

Фото: zenbook.ru
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru
Читайте нас: