ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
1 декабрь 2017, 15:50

Мини-футбол: кызлар да бар

«Гафу ит, теләмәгән идем», – дип ишетелде уен мәйданыннан мини-футбол буенча турнир матчлары барышында. Ул БР укучыларының XX Спартакиадасының муниципаль этабы кысаларында үткәрелде. Биредә малайлар гына түгел, кызлар да уйнады. Ике турнирда да бишәр – һәр шәһәр мәктәбеннән берәр команда катнашты. Егетләр арасында 1 санлы һәм Р. Гәрәев исемендәге мәктәп укучыларыннан алга чыккан 4 санлы мәктәп командасы җиңү яулады. Кызлар арасында лицейчыларга тиңнәр булмады. Аларның уңыш сере гади: футбол секциясенә йөриләр һәм туп белән ярыйсы гына ышанычлы эш итәләр, сорауның тактик ягы һ.б. белән танышлар. Икенче урын 1 санлы мәктәптә, Р. Гәрәев исемендәге мәктәп – өченче урында.
Читайте нас: