ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
8 декабрь 2017, 15:36

Классик спорт яклы!

«Яшьлек» ФиС МАУ директоры Дмитрий Головин белән әңгәмә

Яңавылда физкультура һәм спортның «Яшьлек» муниципаль автономияле учреждениесе инде берничә ел эшли. Күпләр аны шундый ук исемле физкультура-сәламәтләндерү комплексы дип уйлый. Ләкин физкультура-сәламәтләндерү комплексы – ул «Дулкын» йөзү бассейны, ДЮСШ белән бергә бары тик «Яшьлек» ФиС МАУ объектларыннан берсе. Шушы спорт учреждениесе һәм аңа караган объектлар нинди мөмкинлекләргә ия булуы һәркемгә дә билгеле түгел. Бу, нигездә, «Яшьлек» ФиС МАУ директоры Дмитрий Головин белән әңгәмә өчен сәбәп булды да.

– Дмитрий Сергеевич, турыдан-туры ФОКта нинди секцияләр эшли?

– Баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, гер спорты, чаңгы ярышы кебек секцияләр бар. 6,5 яшьтән 18гә кадәр балаларны җыябыз. Секцияләрдә дәресләр түләүсез.

– ДЮСШ һәм «Дулкын» йөзү бассейны нәрсәләр тәкъдим итә ала?

– Аларда да шулай ук күп кенә секцияләр гамәлдә. «Дулкын»да аңлашыла ки, йөзү. ДЮСШда – сәнгать гимнастикасы һәм грек-рим көрәше. Моннан тыш, балалар арендага алган биналарда шөгыльләнә. Аерым алганда, Яшьләр сараенда, анда футбол һәм мини-футбол үзләштерәләр. Бу учреждениеләрдә балалар өчен секцияләр шулай ук бушлай.

– Спорт яратучылар кышкы сезонда нәрсә белән шөгыльләнә ала?

– Балалар чаңгы ярышы, хоккей, шулай ук ФОК территориясендәге боз мәйданчыгында тимераякта шуу белән шөгыльләнәчәк, әйткәндәй, барлык шәһәрлеләр дә моны эшли ала: кыш тимераякта күләмле шуу оештырабыз, өстәвенә, аларны прокатка алып була.

– «Яшьлек»тә киберспорт* белән шөгыльләнәләрме? Гомумән, үзегез моңа нинди карашта?

– Физкультура-сәламәтләндерү комплексында киберспорт алып барылмый. Үзем спортның классик төрләрен яратам һәм нәкъ аларны, ныклы, көчле, кыю, тәртипле, җаваплы һәм батыр спортчыларны үстерергә кирәк дип уйлыйм. Чөнки шушы сыйфатлар классик спортны үстерә дә.

Алена Матвеева.

*Киберспорт – компьютер технологияләре кулланылучы уен ярышлары, компьютер анда эчендә ярыш булачак виртуаль киңлекне модельләштерә.
Читайте нас: