ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
12 декабрь 2017, 15:38

Олимпиада, сәясәт...

2018 елгы Олимпия уеннарын караячаксызмы? «ВКонтакте» төркемендә катнашучыларга шундый сорау бирдек. Безнең биттә үткәрелгән сорашып-белешү нәтиҗәсендә тавышлар түбәндәгечә бүленде:
Олимпия уеннары-2018не караргамы-юкмы икәнлеген, әлбәттә, һәркем үзе хәл итә. Һәр спортчы катнашыргамы-юкмы икәнлеген үзе карар иткән кебек үк.
Шул ук вакытта безнең Олимпия җыелма командасын мәсхәрә итүләрен аңларга кирәк. Ә шул ук вакытта югары спорт түрәләре бу эштә ярдәм итте – акланды һәм үкенде диярлек. Хәтта халык алдында гафу үтенде. Шуның белән илдә допинглауның дәүләт дәрәҗәсендә булуын таныган кебек. Моның чынында дөрес булу-булмавы – зур сорау. Һәм тагын да зуррагы: без калган барысыннан да шулкадәр начармы?
Борынгы греклар өчен Олимпия уеннары сугыштан мөһимрәк булган – Уеннар үткәрелү вакытында сугышларны алар юкка гына туктатмаган. Бүген бөтенләй башка чор. Олимпиада – зур бизнес һәм сәясәт коралы. Шулай итеп, «сәясәт белән кызыксынмыйсың икән, иртәме-соңмы ул синең белән кызыксына башлаячак» дигән билгеле гыйбарәнең дөреслеген безнең олимпиялеләр, кем әйтмешли, үзендә тойды.
Халыкара Олимпия комитеты безнең спортчыларны кертүне бөтенләй тыя алмады, күрәсең, билетлар болай да начар сатыла. Аның каравы түбәнсетә алды – Халыкара Олимпия комитеты башкарма комитетының бу карары турында көнбатыш киңкүләм мәгълүмат чараларының нәрсә язуын карагыз.
Читайте нас: