ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
10 гыйнвар 2018, 15:33

Җиңүчеләр күп, ә җиңелүчеләр юк

Район җитәкчеләренең гадәти чаңгы ярышы үтте

Телеретранслятор районына килүчеләр яңа ел каникулының ахыргы ял көнен күңел һәм сәламәтлек өчен файдалы үткәрде. Биредә муниципаль районның Спорт уеннары зачетына предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре арасында чаңгы узышы буенча ярыш үтте. Җитәкчеләр, аларның урынбасарлары, яшь белгечләр чаңгы юлында очрашты. Ярыш бу юлы ачык булды – анда һәр теләүче катнаша алды.
Һава торышы бу көнне, кем әйтмешли, яхшы хуҗа этен дә урамга чыгармый торган иде: көчле буран, юеш кар – чаңгы шумады. Ләкин ярышны оештыручылар чаңгы узышы өчен моннан да яхшырак һава торышының булмавына инандырды. Табигать көйсезлегенә карамастан (6 гыйнварда салкын булды, шул сәбәпле ярыш 8енә күчерелде), катнашучылар, узган елларга караганда, күпкә артык иде – 131 чаңгычы. Сәламәт тормыш рәвеше тарафдарларының бездә елдан-ел артуы куанычлы.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ул ярышта катнашучыларга гадел көрәш, уңышлар, спорт дәрте һәм чагу тәэссоратлар теләде. Ярышның баш судьясы Илдар Хисмәтуллин чаңгы узышына старт бирде. Дистанция берничә иде: бер, ике һәм өч километрлы – төрле яшь категорияләре өчен.
Гомум команда зачетында иң яхшы нәтиҗәләр «Башкоммунэнерго» АҖенең Яңавыл филиалы, «Тепловодоснабжение» ширкәте һәм Шүдик авылы мәктәбе чаңгычыларында. Хатын-кызлар арасында Анжела Суфиянова, Ангелина Мөхәммәтҗанова, Ольга Мөхәммәтшина, Мәнәвия Фәүхиева, Сирена Мадьярова беренче килде, ир-егетләр арасында – Андрей Бәдретдинов, Ростислав Шакиров, Салават Гыйльмиев, Федор Ефремов, Рамил Мөхәммәтханов.
Җиңелүчеләр булмады, барлык катнашучылар җиңде. Мондый ярышта һәркем җиңүче. Кышкы урман белән хозурлану, озак вакытка дәрт һәм яхшы кәеф алу өчен, елына хет бер тапкыр чаңгыга басарга кирәк. Һәм икенче мөһим мизгел: яңавыллыларга җитәкчеләр өчен спортның өстенлектә булу үрнәген күрсәтү.
Читайте нас: