ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
3 апрель 2018, 11:14

Сезон ябык

Шәһәрдә чаңгы узышы үтте

31 мартта телеретранслятордан ерак түгел чаңгы узышы үтте. Бу сезонда соңгысы.
Узган еллардан аермалы буларак, быел чаңгы юлы берникадәр ераграк иде – турыдан-туры урманда. Башка үзгәреш – Яңавылның чаңгы һәвәскәрләре гадәти булган күләмле старт урынына аерым старт – катнашучылар арасында вакыт гандикапы игълан ителде. Дистанцияләр – 2; 3,5 км.
15 яшькә кадәр катнашучылар арасында Яңа Уртавыл мәктәбеннән Диана Мәхмүтҗанова беренче урында, 16-17 яшьтәгеләр арасында 4 санлы мәктәптән Гөлдәния Кәлимуллина беренче булды. 18-39 яшь категориясендә Росгвардиядән Ирина Ленькова иң яхшы вакыт күрсәтте, ә 40тан өлкәннәр арасында үзәк китапханә вәкиле Мәнәвия Фәүхиева җиңде. Егетләр/ир-егетләр арасында Дмитрий Гафиуллин, Антон Минтимеров (Ямады авылы мәктәбе), Юрий Зиятов (Сандугач авыл биләмәсе) һәм Андрей Савельев (Карман авыл биләмәсе) җиңү яулады.
Команда беренчелегендә Ямады авылы мәктәбе, Сандугач авыл биләмәсе, «ЯнаулВодоканал» ширкәте җиңде.
Читайте нас: