ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2018, 15:25

«Олимпиада» программасы диярлек

Шәһәрдә республика почта хезмәткәрләре ярышты

Узган җомга бездә БР Федераль почта элемтәсе идарәсе хезмәткәрләре арасында җәйге Спартакиаданың зона этабы үтте. Нефтекама, Борай, Караидел һәм Бөре почтамтларыннан командалар Яңавылга хезмәттәшләренә «кунакка» килде.
Программа бай булды – тоташ көнгә сузылды. Почтачылар өстәл теннисы, волейбол, мини-футбол, гер спорты, ераклыкка сикерү, армспорт, җиңел атлетика кроссы һ.б. кебек, төрләрдә иң көчлеләрне ачыклады. Кыскасы, Олимпия программасы диярлек. Байтак катнашучыларның кәефе дә тулысынча
Олимпиададагы сыман булды – җиңү түгел, чыгыш ясау мөһимрәк. Шунлыктан спорт мәйданчыкларында дустанә халәт хакимлек итте.
Зона этабы йомгаклары буенча Караидел районыннан команда өченче урын алды. Нефтекама почтамты икенче булды. Бөре районынннан почтачылар җиңү яулады.
Хуҗалар командасы исә, призлылар өчлегенә эләкмичә, шәхси зачетта уңыш белән канәгать калды.
Команда капитаны, Яңавыл почтамты башлыгы Борис Сабирҗанов һәм пенсия тарату участогы хезмәткәре Айгөл Тунцарева өстәл теннисында «бронза» медаль яулады, ә пенсия тарату участогы башлыгы Рузилә Кислицина һәм өлкән шофер Ришат Кәрамов армспортта шундый ук урын алды. Почтамт башлыгы урынбасары Элина Гәрәева да бик яхшы чыгыш ясады – аңарда сикерү һәм мультиспортта (җиңел атлетика төрләре җыелмасы) өченче урын.
Шәхси уңышлар Яңавыл командасына теннис һәм армспортта призлы урын яуларга мөмкинлек бирде, дөрес, гомум зачет өчен бу аз булып чыкты.
Читайте нас: