ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
20 апрель 2018, 12:14

Армспорт. Волейбол.Көрәш. Шахмат.

Армспорт: ЦКОМУ – беренче
Муниципаль районның һәрьеллык Спорт уеннары дәвам итә. «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексында хатын-кызлар һәм ирләр арасында армспорт буенча команда беренчелеге үтте. «ЦКОМУ» командасы биредә беренче урын яулады, «Башкоммунэнерго» АҖенең Яңавыл филиалы – өченче.
Волейбол: чын ачыш
Хатын-кызлар арасында СССРның мактаулы очучы-сынаучысы Ираида Вертипраховага багышланган волейбол буенча ачык ярыш Красноуфимс шәһәрендә узган (Свердловск өлкәсе). Мәҗит Имамовның командасы, оештыручылар һәм көндәшләр фикеренчә (бу хакта социаль челтәрләрдә укырга була), Сведловск волейболчылары өчен турнирның чын ачышына әверелеп, лаеклы уен күрсәткән. Яңавыл командасы икенче урын яулаган.
Көрәш: көтелгән уңыш
ДЮСШның спорт залында район укучылары милли көрәштә иң яхшыларны ачыклады. Беренче урынны тулысынча көтелгәнчә Истәк спортчылары яулады, икенче урын – лицейчыларда, өченче – эткенәлеләр дә.
Шахмат: беренчелек,
Кубок...
Шахмат-шашка клубына йөрүчеләр ел башын ярыйсы гына җанлы үткәрә. Шахмат буенча шәхси беренчелек тәмамланды. Яңавылдан Хәмит Хәкимов һәм Ямадыдан Илдар Тимершин очколарның тигез санын җыйды. Нәтиҗәдә өстәмә күрсәткечләр буенча ямадылы җиңү яулады. Өченче урын Фәргать Хәбибуллинда, ул бары тик ярты баллга калышты.
Район Кубогына очрашулар башланды, җиңү өчен уналты катнашучы көрәште. Биредә уңыш Илдар Тимершинга юлдаш булды. Хәлиткеч матчта ул Данир Фаззаловны җиңде. Ә бу көннәрдә клубның даими әгъзасы Рәис Сәгыйть улы Нуртдиновны хөрмәтләү үтте. Озак еллар Яңавыл һәм тоташ Башкортстан нефть тармагы иминлеге хакына фидакарь эшләгән хезмәт ветераны 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Нәтиҗәдә турнирда берьюлы дүрт катнашучы тигез балл туплады. Җиңүчене ачыклап тормаска карар ителде.
Шулай ук узган ял көннәрендә муниципаль районның Спорт уеннары нәкъ шул төр белән дәвам итте. Команда төрендә биредә «Башнефть-Добыча» ААҖе командасы җиңде, «Роснефть-транспорт» ширкәтеннән узып, «ЦКОМУ» икенче. Шәхси беренчелектә Лилия Шакирова, Артем Әхмәтгәрәев, Илдар Тимершин («Башнефть-Добыча»дан) җиңү яулады.
Читайте нас: