ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
24 Май 2018, 15:36

Тоташ гаилә белән

27 майда 1000 велосипедчы көне үткәрелә

Русиядә велопарадларның бердәм көне кысаларында 27 майда район хатын-кызлар советы гадәттәгечә «1000 велосипедчы көне» велоузышы үткәрә. Быел ул исәп буенча 10нчы - юбилейлы.
Велоузышка барлык теләүчеләр кушыла ала. 14 яшькә кадәрге балаларга әти-әнисе озатуында һәм җаваплылыгында катнашу рөхсәт ителә.
Яңавыллыларның күпсанлы үтенече буенча, велоузышның маршруты үзгәрде: үзәк мәйданнан шәһәр урамнары буенча һәм Сабантуй басуына кадәр. Акцияне тантаналы ачу, шулай ук катнашучыларны теркәү шәһәрнең үзәк мәйданында 16 сәгатьтә, старт – 17 сәгатьтә. Финишта барысын да фуршет, шулай ук спорт-күңел ачу программасы көтә.
Велоузышта иң актив катнашучыларны » Иң хөрмәтле катнашучы», «Иң актив гаилә», «Иң үзенчәлекле экипировка», «Иң актив оешма» номинацияләрендә бүләкләячәкләр. Үзенчәлекле экипировка, транспорт чарасын чагу бизәү хуплана.
Велосипед сезонын бергә ачыйк! Гариза, тәкъдим, идеяләрне 5-00-22 телефоны буенча, шулай ук «ВКонтакте» һәм «Фейсбук» социаль челтәрләрендә район хатын-кызлар советы төркемендә көтәбез.
И. Проскурякова,
район хатын-кызлар советы рәисе.
Читайте нас: