ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
18 сентябрь 2018, 09:48

Сабантуй басуында көзге кросс

Яңавыллылар Бөтенрусия йөгерү көнендә катнашты

Кояшлы 15 сентябрь көнендә илдә «Милләтләр кроссы» Бөтенрусия акциясе үткәрелде. Яңавыл районы да читтә калмады – биредә бу ярыш белән җәйге спорт сезонын гына япмадылар, ә данлыклы якташыбыз Валерий Борисович Криулинны да искә алдылар – билгеле булуынча, Яңавылда «Милләтләр кроссы»на җиңел атлетика буенча спорт мастеры, СССРның ике тапкыр чемпионының исеме бирелгән.
Быел йөгерүдә төрле яшьтәге 270кә якын кеше катнашты, аларга ярыш шартлары буенча 1 һәм 2 км дистанция үтәргә кирәк иде.
Аңлашыла ки, спортчыларның байтак өлешен укучылар тәшкил итте. Өлкән спортчылар утызга якын иде. Бөтен нәрсә тантаналы рәвештә, «Яшьлек» ФиС МАУда Дмитрий Головинның сәламләү сүзләре, РФ һәм БР гимннарын башкарудан башланды, ярыш регламентын укып ишеттергәннән соң, спортчылар стартка юнәлде, ул күләмле булмады, ә кече төркемнәргә бүленде.
Эльмира Нигъмәтуллина (Мәсәгут мәктәбе), Аида Хөсәенова, Камил Ганиев, Даниил Пономарев (лицей), Аяз Дускаев, Алмаз Хуҗин, Зинфирә Мәкъсүтова (барысы да Яңа Уртавыл мәктәбеннән), Эльвина Хәмзина (Истәк авылы мәктәбе), Айгөл Гайнуллина (Р. Гәрәев исемендәге мәктәп), Рөстәм Герасимов (4 санлы мәктәп), Алина Әхмәтгәрәева (гимназия) үз төркемнәрендә иң яхшы вакыт күрсәтте. Хезмәт коллективлары арасында Лилиана Вәлиева («Башкоммунэнерго») һәм Руслан Муллахмәтовта (төзәтү-интернат мәктәбе) беренче урын, Рәзинә Хафизова (район үзәк китапханә) һәм Айрат Шәрәфетдинов («ЦКОМУ») – икенче, Надежда Еремеева («ТКХИ») һәм Ринат Хәмәтдинов (төзәтү интернат-мәктәбе) – өченче.
Җиңүчеләр һәм призерлар диплом, медаль белән бүләкләнде.
Читайте нас: