ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
25 сентябрь 2018, 10:38

Әни, тизрәк кулыңны бир!

Яңавылда гаилә туристик фестивале үтте

Берьюлы ун гаилә «әти, әни, бала» форматында «Минем гаилә» район туристик фестивалендә катнашты. Тәү тапкыр үткәрелгән фестиваль шәһәрлеләрне генә түгел, ә Истәк, Максим, Прогресс, Шүдик, Ямады авылыннан спорт-башлап йөрүче «җәмгыять ячейкаларын» җыйды.
Гомумән алганда, катнашучыларга һава торышы белән уңай туры килде дип әйтергә кирәк: иртән (якшәмбе) һәм көннең беренче яртысында Таш-Елга авылы янәшәсендәге атышырга өйрәнү урыны янындагы территориягә куе томан төште – туристик рюкзаклардан кашык алып ашарга утырыр мәл иде. Хәер, ярыш башлану алдыннан томан таралды, һәм иртә көзнең тасвирлап бетерә алмаслык гүзәллегенә хозурлана алырга мөмкин булды.
Бер үк вакытта биредә ун палатка корылган, барлык кагыйдәләр һәм тормыш тәҗрибәсен исәпкә алып учаклар ягылган, өстенә котелоклар эленгән: алардан ниндидер үзенчәлекле, чын туристларча тәмле ис килә иде.
Ә дистанциядә вакыйгалар кыза барды. Оештыручылар (алар хакында түбәндәрәк) бик тырышкан – биредә асылмалы күпер дә, параллель култыксалар да, күтәрелү, төшү, сазлык аша үтү, селкенеп торучы бүрәнә дә бар иде. Һәм бу беренче этап кына! Икенчесендә палатка кору һәм сүтү, ориентирга азимут билгеләү, «суга батучыны коткару», төеннәр бәйләү һ.б. катнашучыларның күнекмәләре тикшерелде.
Жюри ярыйсы гына катгый иде, «гаилә подрядларына» дистанциядә җиңелләрдән булмады – күпләренең һөнәре аз хәрәкәтләнүчәнлек белән бәйле, бу, әгәр үз өстеңдә эшләү өчен көч салмасаң, котылгысыз рәвештә физик форма югалуга китерәчәк. Хәер, фестивальдә катнашучылар булдыра алды.
Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча бүлек, мәгариф идарәсе, Рус географиясе җәмгыятенең урындагы бүлекчәсе вәкилләре катнашлыгында Пионерлар һәм укучылар йорты педагоглары турыдан-туры оештыручылар булып чыгыш ясады.
Нәтиҗәдә Истәк авылыннан Андрей, Алена, Ролан Гыйзетдиновлар командасы җиңү яулады, икенче урында – Прогресстан Эльзида, Азалия, Айрат Имамовлар, өченчедә – Шүдиктән Денис, Валентина, Станислав Шакировлар.
Катнашучылар –диплом, грамота, ә призерлар тагын да эшкуар Р. Закирҗанов тарафыннан тәкъдим ителгән бүләк алды.
Читайте нас: