ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь 2018, 09:14

«Яшьлек» комплексында депутатлар

Очрашу

Тренажер залының тулыланышы нинди? Яшь спортчыларның ярышка йөрү белән проблемалары бармы? Спорт яратучылар белән социаль челтәрләр аша кире элемтә җайланганмы? Тренерлар корпусында кадрлар соравы көнүзәкме? Үткән җомга район Советы депутатлары Алия Мирсаяпова һәм Гүзәл Раянова «Яшьлек» ФОКында булганда шушы һәм башка сораулар (спортчы-һөнәрманнарны әзерләү мөмкинлегенә кадәр) кызыксындырып кына калмады, ә җентекле тикшерелде. Район Советы вәкилләре «Яшьлек» ФиС МАУ директоры Дмитрий Головин, тренер-преподавательләр белән аралашты, биналарны карады. Бу очрашу, беренчедән, бердәнбер түгел. Депутатлар элегрәк район һәм шәһәр мәктәпләрендә, «Дулкын» бассейнында булды. Ә икенчедән, бу бару «әзерлек» буларак үткән – 17 октябрьдә депутат сәгате уза, анда «Яшьлек» ФиС МАУ эшчәнлеге җентекле тикшереләчәк.
Мондый очрашулар борчучы сорауларны һәм аларны хәл итү юлларын эзләүгә, диалогны җайга салуга һ.б. юнәлтелгән.
Читайте нас: