ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
22 октябрь 2018, 12:52

Cпорт

Волейбол, баскетбол, җиңел атлетика...

Баскетбол: кунакчыл хуҗалар
Бер атна элек Яңавылда Борай районы вәкиллеге белән кызлар һәм егетләр арасында баскетбол буенча турнир үтте. Яңавыл командалары бик кунакчыл булды – ике турнирда да кунаклар җиңү яулады. Яңавылның җыелма һәм Р. Гәрәев исемендәге мәктәп командалары тиңдәшлечә икенче һәм
өченче урында.
Волейбол: бер матч бөтен нәрсәне хәл итте
Ял көннәрендә «Юго-Восток» хатын-кызлар волейбол лигасы кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол турниры үтте. Красноуфимск (Свердловск өлкәсе), Чусовой (Пермь крае) шәһәрләре, Энергетик авылы командалары Яңавыл командалары белән уйнады.
Нәтиҗәдә Пермь краеннан команда җиңү яулады, ул тәүдә үк алдынгы дип исәпләнә иде (тәҗрибәле коллектив – лигада бер тапкыр гына җиңмәгән). Хуҗаларның җыелма командасы икенче урында (икенче турда булачак чемпионнардан калышып, калган барлык очрашуларны кызлар «корыга» җиңде). Энергетиктан волейболчы кызларда өченче урын. Иң яхшы уенчылар исәбендә Яңавыл вәкиле дә бар – Регина Зарипова шәхси приз алды.
Җиңел атлетика: хәтта кечкенәләр йөгерә
Республика көнендә «Яшьлек» ФиС МАУның бинада җиңел атлетика буенча ачык беренчелеге үтте. Җиңү өчен шулай ук Агыйдел шәһәре һәм Краснокама районыннан спортчылар көрәште. Ярышларның төп судьясы Руслан Васильев әйтүенчә, 80гә якын катнашучы 200-500 м дистанциядә дүрт яшь төркемендә ярышты.
А. Низаметдинова, К. Макшакова (4 санлы мәктәп), А. Шәйхуллина (1 санлы), Р. Шәймәрданов (лицей) яңавыллылар арасында җиңүче булды. Башка дүрт йөгерүдә килгән командалар вәкилләре җиңде. Ә 7 санлы балалар бакчасыннан Зарина Сафина «Иң яшь катнашучы» номинациясендә бүләкләнде.
Читайте нас: