ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+15 °С
Облачно
VK
Спорт
4 Февраля 2019, 05:21

Волейбол, йөзү, футбол...

Җиңү бәясе - секундның йөздән бер өлеше

Добавить в предпочтительные источники Google
Волейбол анонсы

Шушы атнада район спорт уеннары зачетына волейбол буенча беренчелек башланды. 16 команда катнашу теләге белдергән. Барысының да ахырга кадәр калуы факт түгел. Аның тимер факты: тамашачы ихтыяҗы күбрәк булган саен, уеннар да күңеллерәк уза. Календарь белән «ВКонтакте»да «Волейбол Янаул» төркемендә танышырга мөмкин. Әйткәндәй, анда ук, турнирны яктыртып барачаклар.


Йөзү: Борайда «хет-трик"

23 гыйнварда Борай авылында йөзү буенча ачык беренчелек узган. Ачыклыкны аңа шул исәптән безнең яшь йөзүчеләрнең «алтын» катнашуы керткән. «Алтынга» Эвелина Сафина, Марат Хазбулатов һәм Данил Хаҗиев йөзә алган.


Футбол: Куедага рандеву

Аз гына алдарак Куеда бистәсендә (Пермь крае) кар өстендә футбол буенча турнир узган. Яңавыл футболчылары – тиңдәшле турнирларда күрше пермьлыларда еш кунак. Өстәвенә, кунаклар чиктән тыш «күңелгә ятышсыз»: егетләр даими аннан кубок һәм алтын медаль алып кайта. Монысында да шундый кәеф булган, безнең районнан тренер Илдус Заһриев җитәкчелегендә 2001-2003 елда туган егетләр командасы ярышта вәкил.

Тоташ алганда, яңавыллылар сыйфатлы футбол күрсәткән. Болай гына да түгел, Рүзил Гарипов - беренчелекнең иң яхшы бомбардиры. Әмма җиңүгә аз гына җитмәгән, Яңавыл көмеш белән канәгатьләнеп, ягымлы кунак булган..


Җиңел атлетика: җиңү бәясе – секундның йөздән бер өлеше

15-16 гыйнварда Уфада 2000-2005 елда туган егет һәм кызлар арасында өч яшь категориясендә БРның җиңел атлетика буенча кышкы беренчелеге узды.

Гимназияче Алина Әхмәтгәрәева 800 м дистанциядә бронза призеры булды. Беренчелекнең былтыргы җиңүчесе Даниил Пономарев (лицей) быел 3000 метрны икенче урында тәмамлап, аз гына калышты.

Ә иң ныкышмалы көрәш 400 м ераклыкта кече кызлар арасында булды. Беренче йөгерүдә искиткеч нәтиҗә күрсәтеп, алдынгылыкны Элиза Абганиева (1 санлы мәктәп) алды, әмма соңгы 12нче йөгерештә Уфадан катнашучы Элизаны икенче урынга калдырды. Җиңү бәясе – 0, 07 секунд...

Еш кына мактау пьедесталыннан бер адымда тукталып, тоташ команда турнирны яхшы дәрәҗәдә үткәрде.

Руслан Васильев, команда тренеры.
Читайте нас