ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2019, 18:25

Генераль репетиция

Генераль репетиция

Шимбә сабантуй басуында муниципаль районның Спорт уеннары зачетына чаңгы узышы буенча беренчелек үтте. Ир-егетләр – өч, хатын-кызлар ике километр дистанциядә ярышты.
Спортчыларны район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Гыйльмиев сәламләде, барысына да уңышлы ярыш теләде. Ул беренчелекнең инде 9 февральдә үтәчәк «Русиянең чаңгы юлы» Гомумрусия ярышы алдыннан генераль репетициягә әвереләчәген билгеләде.
Хатын-кызлар арасында Евгения Латыйпова («Башкоммун-энерго»АҖенең Яңавыл филиалы) һәм Оксана Мөхәммәтҗанова (ЦРБ) барысыннан да тизрәк йөрде – алар үз яшь категориясендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ә ир-егетләр арасында Эмиль Мәхмүтҗанов («Башкоммунэнерго») һәм Руслан Муллахмәтовка (төзәтү-интернат мәктәбе) тиңнәр булмады. Команда зачетында «Яңавыл электр челтәрләре» хезмәткәрләренә «бронза» эләкте, икенче урында ЦРБ командасы, ә «Башкоммунэнерго» спортчылары чемпион булды.
Рөстәм Сангов фотолары.
Читайте нас: