ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2019, 09:53

Чаңгыга – гаилә һәм коллектив белән

«Чаңгы юлы-2019»га 747 яңавыллы баскан

«Чаңгы юлы-2019» быел 37нче тапкыр узды. Яңавыл янә шушы спорт акциясенә кушылды.
Җиңелчә салкын кәефне бозмады, Сабантуй басуындагы чаңгы трассасына килүчеләрнең битен генә алсуландырды. Дәртле җыр яңгырады. Теләүчеләр кайнар чәй эчә, мич ашы, шашлык һ.б. авыз итә алды.
Каршыга Яңа Уртавыл авыл мәктәбе укучылары төркеме килә. Сез ничәү дигән сорауга, җаваплар яуды. Егермедән ким түгеллеге ачыкланды. Сорау очраклы гына булмады, чөнки күләмле стартка иң күп кеше җәлеп иткән актив җитәкчене бүләк көтте.
Йола буенча спорт бәйрәмендә район хакимияте башлыгы һәм аның урынбасарлары да катнаша. Илшат Вәзигатов чараны ачып, «Русиянең чаңгы юлы» үз сафына төрле яшьтәге актив тормыш рәвешен алып баручыларны җәлеп итүен билгеләде. Үткән елдагы рекордны уздыру шул хакта сөйли: бер ел элек «Русиянең чаңгы юлы»на 548 кеше баскан, быел инде 747 чаңгычы чыккан. Бу мәктәп укучылары, предприятие, оешма хезмәткәрләре, шулай ук спортчылар, чаңгы спортын яратучылар һәм ветераннар.
Менә сигнал яңгырады... Катнашучылар сүзләре буенча, беррәттән бердәм омтылышта шулкадәр чаңгычының стартка чыгуының искиткеч хисен тоюы күпкә мөһимрәк. Ә менә спортчылар өчен ара тиз уза торганнардан. Финиш сызыгын беренче булып Эрнст Мәрдамшин узды, Тимур Кунакбаев – икенче (икесе дә Сандугачтан), өченче булып Эмиль Мәхмүтҗанов (Яңа Уртавыл) кисеп чыкты.
Хатын-кызлар арасында беренче урында Диана Мәхмүтҗанова (Яңа Уртавыл), икенче урында – Карина Суфиятова (Шүдик авылы) һәм өченчедә Гөлдәния Кәлимуллина (4 санлы мәктәп).
«Иң актив җитәкче» номинациясендә 7 санлы «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасы мөдире Альбина Сәлахова махсус призга лаек булды.
Читайте нас: