ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
20 февраль 2019, 11:35

«Әйдә! Алга! Ура-а!»

Сабантуй басуында янә спорт уеннары

Үткән шимбә Сабантуй басуында мәдәният хезмәткәрләренең район профсоюз әгъзалары – МКДЦ, сәнгать мәктәбе, үзәкләштерелгән китапханә системасы, авыл клубы, китапханә, Яңавыл телевидение һәм радиосы, «Яңавыл таңнары» гәзите редакциясе коллективлары йолага әверелгән кышкы спорт бәйрәменә җыелды. Чараны оештыручы булып мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты һәм мәдәният идарәсе чыгыш ясады.

«Ярышта катнашучыларга намуслы, гадел көрәш, ә көярманнарга – чагу тәэссорат, күтәренке кәеф телим», – диде чараны ачып, мәдәният идарәсе башлыгы, шулай ук ярышларның баш судьясы Ринат Ибраһимов.

Һәр команда алты кешедән торды: ике ир-егет һәм дүрт хатын-кыз. Алар гәүдәне кул ярдәмендә күтәрүдә, дартс, шайбаны фигуралы йөртүдә һ.б. актив катнашты. Ләкин иң кызыклысы, һәрвакыттагыча, аркан тартышу булды. Бу ярышта һәр команданың үз серләре бар.

Бу көнне барлык конкурс нәтиҗәләре буенча авыл китапханәләре командасына тиңнәр булмады, алар иң яхшы спортчылар дип танылды. Лаеклы икенче урынны авыл клубы хезмәткәрләре командасы яулады. Өченче мактаулы урында телевидение хезмәткәрләре. Чараның бүләкләнүчеләре һәм катнашучылары грамота, призлар белән бүләкләнде, ә җиңүчеләргә тагын күчмә кубок та тапшырдылар.

Яхшы кәеф, күтәренке күңел һәм уңай тәэссоратларны ярышта катнашучылар гына түгел, ә шушы искиткеч бәйрәм тамашачылары да алды.
Читайте нас: