ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
7 март 2019, 10:32

Иң җитез, кыю һәм көчлеләр

Яңавылда гаилә командалары арасында беренче ГТО фестивале узды


Тоташ фестиваль дәвамында гаиләләр арасында көндәшлек сизелмәвен билгеләргә кирәк, дустанә халәт хакимлек итте. Катнашучылар бәйрәмнең уңышлы үтүе һәм үз көченә ышанырга ярдәм итүен таныды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Вәлиевлар командасы беренче урын яулады, икенчене – Исламовлар гаиләсе, ә Муллахмәтовлар призерлар өчлеген япты. Шәхси беренчелектә дә җиңүчеләр билгеләнде. Зинира Исламова дәү әниләр арасында иң яхшысы булды, Фәргать Хәбибуллин – дәү-әтиләрдән. «Әни» номинациясендә Әнисә Хөсәенова җиңү яулады, ә Руслан Муллахмәтов спорт яратучы әти булды. Азалия Вәлиева бөтен кызлардан алга чыкты, ә Азамат Исламов – малайлардан. Спорт фестивалендә барлык җиңүче һәм призерлар бүләк алды. Ярышта җиңгән гаилә ГТО фестиваленең 1 марттан 7 апрельгә кадәр Уфада үткән төбәк этабында көчен сынап карый ала.
Читайте нас: