ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
19 март 2019, 09:18

Кырым белән кушылуга багышланды

Район яшьләр спорт фестивале узды

Шимбә көнне Сабантуй басуында Кырым Республикасының Русия Федерациясе составына керүенә багышланган районның Спорт уеннары зачетына яшьләр спорт фестивале узды.

Ярышлар үткәрү урынында бәйрәм халәте, яхшы һава торышы һәм искиткеч кәеф хакимлек итте. Чара программасында чаңгы эстафетасы, дартс, гер спорты бар иде, аркан тартышу белән күңелле стартлар, теннис тубы белән «хоккей», кыршау киеп, «ватрушкалар» белән йөгерү һ.б. ярышта катнашучылар һәм көярманнар хәтерендә аеруча истә калган.

Нәтиҗәдә «ЦКОМУ» МАУ командасы фестивальнең җиңүчесе булды, «РН-Транспорт» ширкәте – «көмеш» призер, ә бронзаны «Башкоммунэнерго» АҖенең Яңавыл филиалы спортчылары яулады.
Читайте нас: