ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
27 март 2019, 12:29

Гаилә финишы

Кышкы спорт сезонын чаңгы ярышы белән яптык

Узган шимбә «Таш-Елга» тюбинг-паркы территориясендә районның чаңгы узышы буенча шәхси-команда беренчелеге үтте, ул кышкы спорт сезонын япты. Узыш нәтиҗәләренең муниципаль районның Спорт уеннары зачетында исәпкә алынмавын әйтергә кирәк. Шулай да бу уеннарның нәкъ чаңгы тәшкил итүчесендә әлеге сезонда «Башкоммунэнерго» АҖенең Яңавыл филиалы һәм алдынгы Эмиль Мәхмүтҗановка тиңнәр булмавын билгеләү мөһим.
Ярышка килгәндә исә, биредә төрле яшьтәге һәм чаңгы буенча төрле әзерлек дәрәҗәсендәге дүрт дистәгә якын сәламәт тормыш рәвеше һәвәскәре катнашты.
Савелий Шәмәрданов, Инесса Ишкильдиева, Генрих Ишкильдиев, Михаил Губаев, Диана Сафина, Азалия Мөхәммәтнурова, Станислав Шәмәрданов, Станислав Гәрәев, Диана Мәхмүтҗанова, Эмиль Мәхмүтҗанов, Людмила Миңнеәхмәтова, Ростислав Шакиров, Луиза Идиятуллина, Руслан Муллахмәтов, Валентин Шәйдуллин, Рамил Мөхәммәтханов үз яшь төркемендә җиңүче булды. Җиңүчеләрнең исеменнән күренүенчә, алар исәбендә туганнар байтак.
Спорт сезонын ябу, тоташ алганда, сәламәт тормыш рәвеше һәм, аеруча, чаңгы спорты һәвәскәрләренең күңелгә ятышлы гаилә халәтендә үтте.
Читайте нас: