ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель 2019, 10:26

Каратистлар, тхэквондочылар...

Русия гвардия гаскәрләре барлыкка килү көненә багышланган турнир

Үткән шимбә «Яшьлек» ФОКында үткән каратэ һәм тхэквондо буенча балалар спорт турнирында 5 яшьтән 15кә кадәр йөзләгән малай һәм кыз катнашты. Ярышлар Русиядә гвардия гаскәрләре барлыкка килү көненә багышланган иде.
Катнашучыларны ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы майор Венер Мөгыйнов һәм«Яңавыл шәһәре һәм Яңавыл районының спорт тхэквондо федерациясе» урындагы җәмәгатьчелек оешмасы тренеры Ренат Миргалиев сәламләде.
Ярышлар таяклар белән көрәш, стоп-поинт, ката һәм кумите кебек төрләр буенча үткәрелде.
Карина Черепанова, Азат Зарипов, Әмир Абзалов, Алан Габитов, Альберт Яхин, Руслан Миңнегалиев, Данил Шәймәрданов, Данияр Зарипов, Айсель Нургалиева, Эвелина Габдрахимова, Аскар Гафиуллин, Алмаз Шәрәфиев, Вилнар Солтанов, Аскар Шакиров, Булат Талипов, Ринат Мөхәяров, Рамил Сәхратов, Радмир Фәтхисламов, Даниил Әхмәдуллин, Альмира Батталова, Алина Михайлова үз авырлык категорияләрендә иң яхшылары булды.
Җиңүчеләр мактау грамотасы һәм медаль белән бүләкләнде.
Читайте нас: