ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
8 апрель 2019, 15:36

Кызгылт-сары «бронза»

Бөредә баскетбол буенча турнирлар үтте

Узган атнада Бөредә кызлар һәм егетләр арасында баскетбол буенча турнир үтте. Аның нәтиҗәләре БРның XXVII Авыл спорт уеннары зачетында исәпкә алына.
Егетләр турнирында Яңавылның җыелма командасы төркем этабы «утын» ерып чыга алган, әмма ярым финалда аларны үткән елдагы финалчы (һәм, ачыклануынча, булачак чемпион) – Благовещенсктан команда көткән. Нәтиҗәдә җиңелү һәм хуҗалар белән өченче урын өчен уен. Кызганычка каршы, финалда да безнең егетләр көндәшеннән калышкан – үкенечле дүртенче урын, хәер, Зинфир Хәкимовның яшь спортчылары өчен бу файдалы булачак – начар тәҗрибә, ахыр чиктә, барыбер тәҗрибә.
Кызлар җыелма командасы (тренер Рима Галимҗанова), холкы һәм көрәш киеренкелегенә карамастан, ике очрашуда да җиңелгән. Шулай да баскетболчылар «бронза» алып кайтты (турнирда өч команда).
Ә рәсми булмаган зачетта (ике команда бергә) Яңавылның җыелма командасы өченче.
Читайте нас: