ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
24 апрель 2019, 10:34

Денис Сабиров: укытучыга рәхмәт!

Яңавыл егете Европа чемпионы

Екатеринбургта 12-14 апрельдә пауэрлифтинг һәм «Русская весна IV» спортның көч төрләре буенча Европаның Ачык Кубогы узган. Анда Яңавылда туып-үскән Денис Сабиров та катнашкан. Гер күтәрүдә спорт мастерына кандидат, җиңел атлетикада икенче өлкән һәм авыр атлетика буенча беренче өлкән разряд иясе «Русская становая тяга» (һәвәскәрләр) бүлекчәсендә чыгыш ясаган.
Нәтиҗәдә якташыбыз бер центнерлы штанганы 51 тапкыр күтәрә алган, бу аңа үзе дә көтмәгәндә җиңүче булырга мөмкинлек биргән. Алтын медальдән тыш, егет «Элита» нормативын үтәгән.
«ЯТ»га Денис сөйләвенчә, спорт белән аны гимназиянең (шушы мәктәпне тәмамлаган) физкультура укытучысы Таһир Гаяз улы Ибраһимов таныштырган. Күрүебезчә, тәҗрибәле остаз ул вакытта ябык кына үсмердә аны тәү тапкыр гер янына китереп, зур потенциалны күрә алган. Моның өчен, аңлашыла ки, чемпион беренче остазына чиксез рәхмәтле. Әйткәндәй, Денис гер спортын тоташ үз спорт казанышларының нигезе дип исәпли һәм яшь буынны (аларны гына да түгел) бу искиткеч рус җайланмасы белән танышырга өнди.
Читайте нас: