ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
29 Май 2019, 10:22

Көч тупладык һәм велосипедта җилдердек!

Якшәмбе Яңавылда күләмле спорт чарасы үтте

Снежанна Ваһапова (Сәләмова): «Күңелле булды. Шундый могҗизалы, файдалы ял өчен оештыручыларга зур рәхмәт». Тәнзилә Заһидуллина (Хөснетдинова): «Яңавыллыларга әфарин»!

«Одноклассники»да безнең төркемдәге иң актив катнашучылардан менә бары тик берничә аңлатма. Узган якшәмбе Яңавылда берьюлы үткән ике акция шундый уңай хисләр уяткан.

Көндезге сәгать өчтә җыелучыларны («Яңавыл районы» «ВКонтакте» төркемендә хәбәр ителүенчә, алар меңнән артык) «Торос» клубы хоккейчылары Максим Орлов һәм Александр Бузуев катнашлыгында спорт-күңел ачу программасы көтте. Алар барысы бергә «Йолдыз белән зарядка» уздырды.

Бу үз төрендәге акция-эстафета. Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Альбина Сәлахова «эстафета таягын» хезмәттәше – Борай районыннан Салават Муллагалиевка тапшырды, әйткәндәй, ул, шундый номинация уйнатылса, «Башкортстанның төньяк капкасында» яшәүчеләр биредә конкуренциядән тыш булыр иде, дип яңавыллыларның кунакчыллыгы мөнәсәбәтендә комплимент ясады. Шул рәвешле һәркем «Алга, Башкортстан!» хәрәкәтенә рәсми кушылды.

Ә арытаба барлык мәгънәләрдә кызган һәм «энергия туплаган» катнашучылар башка акция – велосипедта йөрүгә әзерләнә иде. Яңавыл районында инде алтынчы ел рәттән узган «1000 велосипедчы көне» акциясен районның хатын-кызлар советы шефлыкка алды. Быелгы велосипедта йөрү элеккеләреннән берникадәр аерылып торды. Башлыча маршруты белән. Күпсанлы үтенеч-тәкъдимнәр буенча ул кыскартылды: әгәр элек велоһәвәскәрләр Татар Урадасы авылы янындагы чишмәгә кадәр барса, быел исә шәһәр урамнары буйлап район Сабантуен үткәрү урынына юлланды. Анда бәйрәм – су эчү, фуршет, төрле яшьтәге катнашучылар өчен уеннар, шулай ук төрле номинацияләр буенча велосипедта йөрүчеләрне хөрмәтләү белән дәвам итте.






Букиннар – «Иң актив велосипедлы гаилә», Зөһрә Муллабирдина «Иң хөрмәтле катнашучы» дип танылды. 7 санлы «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасы «Иң тату коллектив» номинациясендә, «Дулкын» йөзү бассейны коллективы – «Иң яхшы тематик бизәлеш» номинациясендә Айрат Шәймиев һәм Марат Хазбулатов «Иң үзенчәлекле экипировка» номинациясендә билгеләнде. Ә Энҗе Әхмәдиева, Сылу Гәрәева һәм Камилла Карамуллинаның костюмнары иң үзенчәлекле иде.
Читайте нас: