ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
6 август 2019, 13:08

Юбилей алды, рекордлы, үзебездә

400гә якын кеше Яңавылның ярыммарафонында катнашты


Хәрәкәтне өлешчә чикләгән шәһәр урамнары буенча узган быелгы марафон катнашучылар саны буенча рекорд куйды – төрле яшьтәге йөгерүчеләр исәбе аз гына дүрт йөзгә тулмый калган. Араны узган барысына да, ә алар өчәү иде (2, 10, 21,1 км), оештыручылар Яңавыл районы символикасы белән эксклюзив медаль тапшырды.


Владислав Литвинчук, Уфа халыкара марафонны оештыручы һәм дөрес спорт мәктәбенә нигез салучы:

– Яңавыл марафоны сериягә керүенә шатбыз. Иң тиз һәм иң гастрономик йөгерү килеп чыкты.

Барысы да тәмле туңдырма һәм кызыл эремчекне, шулай ук Ләйсән Шинкаренконың әти-әнисенең кунакчыллыгын билгеләде, алар 160 кыстыбый әзерләгән һәм көне буе кунакларны үзендә кабул итте.

Урындагы оештыручы Артур Кильдибековка аеруча рәхмәт, ул үткән елларда һәм быел зур күләм эш башкарды.

Шуңа күрә катнашучылар саны буенча – 391 кеше – яңа рекорд килеп чыкты.


Катнашучылар оештыруның югары дәрәҗәсен, кунакчыл кабул итүне (кунаклар сүзләре буенча, яңавыллылар спортчыларны тәмле ашаткан) билгеләде.

«Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясенең урындагы бүлекчәләре һәм «Бердәм Русиянең яшь гвардиясе» яшьләр оешмасы активистлары ярыммарафонда волонтер-оештыручы сыйфатында актив катнашты.

Нәтиҗәдә 21,1 км арада яңавыллылар арасында Арсений Миняков – аның гомум зачетта* алтынчы вакыт, Артур Иванов – егерме өченче позициядә, Вячеслав Сундиев – җитмеш өченче. Ун километрга гомум зачетта яңавыллы Денис Арсланов унҗиденче нәтиҗә күрсәтте, Александр Вишенкин аңардан аз гына калышты (егерменче), Руслан Муллахмәтов – егерме җиденче.

Ике километрга яңавыллылардан иң яхшысы Алексей Суфиятов җиденче, Алмаз Шәрәфиев – тугызынчы, ике Дамир – Муллахмәтов һәм Маликов – тиңдәшлечә уникенче һәм унөченче урында.

* Яшь төркемен исәпләмичә
Читайте нас: