ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
14 август 2019, 10:48

Спорт сөючеләргә багышланды

Яңавылда Физкультурачылар көнен билгеләделәр

Августның икенче шимбәсендә илдә ел саен Физкультурачылар көне билгеләнә. Һөнәре, яше һ.б. карамастан спорт һәм физкультураны яратучылар бәйрәме.

Шул уңайдан бу көнне «Яшьлек» ФОКы территориясендә бәйрәм чаралары узды. БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдинов, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов һ.б. катнашучыларга изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.



Ярышларда җиңүчеләр:

Шулай итеп, шашка буенча ярышларда – Наил Әсфәндияров, шахмат буенча Илдар Тимершин иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.



Җиңел атлетикада төрле дистанцияләрдә Миләүшә Шәяхмәтова, Данил Пономарев, Денис Арасланов, Алина Әхмәтгәрәева, Сергей Изибаев, Әлфия Хуҗинага тиңнәр булмады. Озынлыкка сикерүдә Линар Гатауллин һәм Элиза Абганиева җиңде. Гер спортында Ильяс Галиев, Алмаз Фәйзуллин, Камил Хисмәтуллин, Миләүшә Шәяхмәтова, Н. Дәүләтнуров, Феликс Фәррахов, Р. Шәбетдинов җиңү яулады.








Штанганы күбрәк Дмитрий Кирсанов һәм Максим Федоров күтәрде. Авырлыкны барысыннан ераграк Мамикон Бабаян һәм Алмаз Закиров күчерде. Өстәл теннисында Юлиан Тимерҗанов, Равинир Әндаров, Карина Дәүләтшина, Альмира Габдрахманова җиңде. Армспортта Владислав Патулов, Айнур Имамов, Наил Закиров, Ольга Изибаева, Лиана Нургаянова иң көчлеләре булды. Мини-футбол көрәшендә – «Арланнефть» командасы, стритболда студентларның җыелма командасы һәм «Кипр» командасы җиңү яулады.

Рөстәм Сангов фотолары.



Читайте нас: