ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
24 сентябрь 2019, 15:52

Күләмле йөгерү

Яңавылда "Милләтләр кроссы-2019" үтте

Узган шимбә тоташ ил буенча "Милләтләр кроссы-2019" җиңел атлетика кроссы үтте. Яңавылда ул СССРның ике тапкыр чемпионы Валерий Криулин истәлегенә багышланды.

Йөгерү, чыннан да, күләмле килеп чыкты: биредә район һәм шәһәр мәктәпләре генә түгел, ә хезмәт коллективлары да катнашты.

Денис Хәбибов (Р. Гәрәев исемендәге мәктәп), Аида Хөсәенова (лицей), Дмитрий Гафиуллин (Ямады авылы), Элина Имаева (1 санлы мәктәп), Сәед Барабанов (Карман авылы), Алина Әхмәтгәрәева (гимназия), Владислав Шәрәев ("Яшьлек" ФОКы), Лилиана Вәлиева ("Башкоммунэнерго" АҖе) үз яшь төркемендә җиңүче булды.

Өлкән, урта һәм кече төркемнәрдә авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында команда беренчелеге уйнатылды. "Башкоммунэнерго" АҖе эшчеләре хезмәт коллективлары арасында иң яхшы йөгерүчеләр дип танылды.

Читайте нас: