ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
26 сентябрь 2019, 15:29

"Өскә, кояшка таба сузылабыз!"

"Миләшкәй"дән Инга Ардуганова сабыйларны спорт белән тату булырга өйрәтә

– Аяк очларына бастык, өскә, кояшка таба сузылабыз! – 9 санлы "Миләшкәй" балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Инга Ардуганованың һәр эш иртәсе гадәттә әлеге сүзләрдән башлана.
Бирегә ул 2005 елда Чайковский физик культура институтын тәмамлап килгән. Педагог балаларны йөгерергә, сикеререгә генә өйрәтеп калмый, ә аларның спорт рухын чыныктырырга тырыша. Сабыйлар ГТО тапшыра.
Кайберләре хәтта Яңавыл намусын республика дәрәҗәсендә яклый. Мисалга, быел Руслан Минһаҗев "Физик культура" юнәлеше буенча "Мы – гагаринцы! олимпиадасында призер булган, ә Софья Изибаева җиденче урын яулаган. Сүз уңае, мәктәпкәчә учреждениедә спорт белән балалар да, хезмәткәрләр дә дус. Учреждениеләрнең яңа уку елына әзерлек йомгаклары буенча балалар бакчасы "Һәркем өчен спорт" номинациясендә билгеләнгән һәм район хакимияте дипломы, акчалата премия белән бүләкләнгән.
– "Миләшкәй" – икенче йортым, биредә үземне ирекле, җиңел хис итәм, – ди Инга. – Балалар сәламәтлеген саклау һәм ныгытуның мөһимлеген аңлыйм, – дип дәвам итә ул сүзен. – Заман сабыйларының саф һавада уеннарга караганда гаджетларга күбрәк өстенлек бирүе борчый. Ун ел элек һәм хәзер ничек булганын чагыштырсак та, бик зур аерма бар. Педагог һәм ата-аналар белән берлектә балаларда сәламәт тормыш рәвешенә ихтыяҗ, физик культура белән кызыксыну тәрбияләргә тырышабыз. Ә балаларның бәхетле һәм сәламәт йөзләрен күргәндә, синең өчен моның иң югары бүләк булуын аңлыйсың.
Ардугановлар гаиләсендә спорт белән барысы да дус. Улы Никита һәм ире Артем Гәрәйхан улы волейбол белән мавыга. Никита шулай ук футбол белән шөгыльләнә, әнисе белән еш кына спорт велосипедта йөриләр. Инга Рәзим кызы тагын аэробика һәм фитнес белән шөгыльләнә. 4 яшьлек кызлары Арина да әнисенең мавыгуын уртаклаша.
Читайте нас: