ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
30 сентябрь 2019, 17:03

Республиканың 100 еллыгына

Җиңүдән бер адымда

28 сентябрьдә "Акбузат" ипподромында "Терра Башкирия" ат-спорт турнирының ахыргы сайлап алу этабы узды. Бәләбәй, Гафури, Кушнаренко һәм Хәйбулла районнарыннан атчылар белән беррәттән Яңавыл районыннан чабышкы һәм җайдаклар көч һәм чыдамлылыкта ярышты. Бу район Сабантуенда даими катнашучылар Дмитрий Низаметдинов, Денис Насретдинов, Илгиз Рәхимҗанов ("Восток колхозы" АХПКсы), Алексей Васильев, Эдуард Шәйдуков һәм Родион Шәйдуллин ("Дружба" АХПКсы). Родион Шәйдуллин җиңүдән бер адымда тукталган – ул икенче урын яулаган.
Финал чабышы 11 октябрьдә үтәчәк. Ахыргы турнирда иң яхшы унике жокей чыгыш ясаячак, алар Башкортстан Башлыгының махсус призы – бер миллион сум өчен көрәшәчәк. Республика барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган чарага спортчылар белән бергә Яңавыл районы хакимияте вәкилләре, иҗади коллективлар һәм артистлар, шулай ук ук агробизнесменнар барды – ипподром холлында күргәзмә оештырылган иде, бирегә килүчеләр товар җитештерүчеләр продукциясе белән таныша алды. Бу бал, сөт продуктлары, ит деликатеслары һ.б.
Родион Шәйдуллин, турнирның 12нче сайлап алу этабының көмеш призеры:
– Безнең районнан финалга беркем эләкмәве, әлбәттә, кызганыч, ләкин лаеклы көрәштек. Чабыш үзе, чара да, тоташ алганда, югары дәрәҗәдә оештырылган иде, шәхсән миңа бөтен нәрсә бик ошады.
Читайте нас: