ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
25 ноябрь 2019, 12:27

150 катнашучы, 25 команда

Яңавылда район һәм шәһәрнең Спорт уеннары зачетына ир-егет һәм хатын-кызларның зур фестивале үтте

Шимбә, 23 ноябрьдә, "Яшьлек" ФОКында район һәм шәһәрнең Спорт уеннары зачетына ир-егет һәм хатын-кызларның зур фестивале узды. Ярышларда Яңавыл районы учреждение һәм оешмаларының 25 командасыннан 150гә якын спортчы катнашты.
Һәр команда (ир-егетләр дә, хатын-кызлар да) дүрт кешедән торды. Спортчылар җиде төр: дартс, урыннан ераклыкка сикерү, кыска арага йөгерү, баскетбол кәрзиненә туп ташлау, гәүдәне аркага яткан килеш идәннән күтәрү (хатын-кызлар), турникта күтәрелү (ир-егетләр), катнаш эстафетада ярышты.
Киеренке көрәштә Яңа Уртавыл авылыннан мәктәп командасы ир-егетләр арасында фестиваль чемпионы булды, икенче урын – "Яңавыл электр челтәрләре" АҖендә, "ЦКОМУ" МАУсы – өченче. Хатын-кызлар арасында "ЦКОМУ" МАУдан спортчыларга тиңнәр булмады, 7 санлы "Кыңгырау чәчәк" балалар бакчасы икенче урын яулады, "Башкоммунэнерго" АҖе призерлар өчлеген япты.
Гомум команда зачетыннан тыш шәхси беренчелек тә булды. Шулай, Марат Галиәкбаров (Яңа Уртавыл авылы мәктәбе), Лениз Гыйльванов (4 санлы мәктәп), Руслан Муллахмәтов (төзәтү интернат-мәктәбе), Илдар Ибраһимов (Яңа Уртавыл авылы мәктәбе) үз яшь категориясендә фестиваль батыры булды. Миләүшә Шәяхмәтова ("Башкоммунэнерго"), Ирина Гәрәева ("ЦКОМУ"), Айгөл Мөхәммәтнурова ("ЦКОМУ"), Рәзинә Хафизова (Яңавыл район үзәк дәваханәсе) хатын-кызлар фестивале алдынгылары дип танылды.
Читайте нас: