ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
7 гыйнвар 2020, 23:35

“СӘЛАМӘТ БУЫН – КӨЧЛЕ ТӨБӘК”

“Гаилә яңа ел уеннары – 2020” фестивале узды

6 гыйнварда “Сәламәт буын – көчле төбәк” проекты кысаларында 4 санлы мәктәпнең 5А, 5 Б, 6 А һәм 6 Б укучылары һәм аларның ата-аналары арасында “Гаилә яңа ел уеннары – 2020” фестивале узды. Һәр катнашучы гаилә тапкырлыгын, җитезлеген, көчен һәм татулыгын сынады. Барысы да ярышларда сынатмады, биремнәрне төз һәм җитез башкарды. Төрле сынаулардан торган эстафетаның үткәне сизелми дә узды. Бәйрәмгә килгән көярманнар дә тик утырмады, тәнәфес вакытында волейбол, футбол һ.б. уйнады, үзара аралашты.
Фестиваль уңай тәэссоратлар алган гаиләләргә грамоталар тапшыру һәм Кыш Бабай котлавы белән тәмамланды.
Читайте нас: