ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
8 гыйнвар 2020, 18:40

“ӘТИ, ӘНИ ҺӘМ МИН – СПОРТ ГАИЛӘСЕ”

Елгырлык, җитезлек һәм көчтә ярыш

Яңавыл шәһәре лицеенда бүген җанлылык хакимлек итте. Бирегә башлангыч сыйныфлар укучылары әти-әниләре белән бергә “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” чарасына җыелды. Һәркайсына өч гаилә кергән өч команда чыгыш ясады: “Непоседы”, “Ромашка”, “Звездочки”. Аларга разминкада, баскетбол тубын сикертеп йөгерүдә, “паровозики” уйнауга, туп белән ярышта, “обруч” белән кичү үтүдә һәм башка күп төрле спорт уеннарында ярышырга туры килде. Һәр гаиләнең җанатарлары да бар иде. Алар чыгыш ясаучыларга көч һәм дәрт биреп торды. Елгырлык, җитезлек һәм көчтә ярышканнан соң, “Непоседы” командасы (Муллахмәтовлар, Новиковлар, Вәлиевлар) беренче урын яулады. Икенче урында – “Ромашка” командасы (Низамовлар, Исламовлар, Мөхәммәтшиннар). Ә шәхси беренчелектә дә өченче урын яулаган Сафиннар гаиләсе кергән “Звездочки” командасы өченче булды.
Муллахмәтовар гаиләсе ярышның абсолют чемпионына әверелде.
Читайте нас: