ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+18 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2020, 11:10

ГТО үсешенә матди ярдәм

Республиканың 405 меңнән артык кешесе «Хезмәткә һәм оборонага әзер» автоматлаштырылган системасында теркәлгән

Республикада ГТО нормативларын тапшыру өчен, бүгенгесе көндә 69 үзәк эшләп килә. Хәзерге вакытта республиканың 405 меңнән артык кешесе «Хезмәткә һәм оборонага әзер» автоматлаштырылган системасында теркәлгән. Хөкүмәт утырышында комплекс үсешенә шәһәр һәм районнарга бюджеттан акча бүлеп бирү тәртибе каралды.
«Безнең республикада ГТО күрсәткечләре елдан-ел яхшыра бара. Әмма Башкортстан комплекс планын гамәлгә кертү буенча Русиядә нибары 32 урында. Хәтта үзебезнең Идел буе федераль округында да без бары дүртенче урында», - дип билгеләп үтте төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Күрсәткечләрне яхшырту һәм ГТО тапшыруның абруен күтәрү өчен, Республика казнасыннан 21 млн 741 мең сум акча бүленәчәк. Бүлеп исәпләгәндә, муниципалитетлар 315 мең сум акча алачак. Шул рәвешле, Хөкүмәт ГТО тапшыруга республикада яшәүчеләрне күбрәк җәлеп итәргә һәм илнең иң яхшы ун төбәгенә керүне максат итеп куя.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Фото: редакция архивыннан
Читайте нас: