ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+29 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2020, 10:15

Кубокка юлда

Яңавылда волейбол буенча район турниры башланды

Бу атнада Яңавылда районның Спорт уеннары зачетына волейбол буенча беренчелек башланды. Катнашучылар саны элеккечә калган – уналты, әмма быелгы сезонда составы бераз үзгәртелгән. Яңавыл районының түбәндәге предприятие һәм оешмалары: лицей, "Башнефть-Добыча", "ЦКОМУ", Яңавыл район үзәк дәваханәсе, Карман авылы, гимназия, Яңавыл районы хакимияте, эчке эшләр бүлеге, "РН-Транспорт", ДЮСШ, "Росгвардия", "ТКХИ", "РЖД", 9 санлы "Миләшкәй" балалар бакчасы, "Башкоммунэнерго", "ЯЭС" командаларын куйган.
Быелгы сезонның беренче турын 20 гыйнварда җиде сәгатьтә ике уен ачты: Карман авылы – гимназия һәм "РН-Транспорт" – ДЮСШ. Матчлар берьюлы төрле мәйданчыкта башланды – гимназия һәм "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексында. Командалар, бер ел эчендә волейболны сагынып, кызу матчлар үткәрде. ДЮСШ егетләре шундук алдынгылык алды. "РН-Транспорт" волейболчылары хәлне ничек кенә төзәтергә тырышса да, бу көнне җиңә алмадылар. Уен ДЮСШ файдасына 2:0 исәбе (25:12, 25:16) белән тәмамланды.
Гимназиядә матч башка сценарий буенча барды. Әле мәйданчык хуҗалары, әле авыл спортчылары алга чыкты. Нәтиҗәдә матчта Карман авылыннан волейболчылар җиңде.
Узган елның май аеннан "Сәламәтлек саклау" милли проекты тормышка ашырылуын хәтерегезгә төшерәбез.
Читайте нас: