ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Кар
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
7 гыйнвар 2021, 11:25

Барлык хыяллар зарури тормышка ашар

Елның беренче көнендә "Вәгъдәләр йөгереше" узды

Олеся Мәүлиева
Яңавылда Яңа елның беренче көне чын-чыннан дәртле һәм спорт көненә әверелде. "Яшьлек" ФОКы территориясендә "Вәгъдәләр йөгереше" узды. Узышка иң нык яңавыллылар чыкты. Барлыгы илледән артык кеше.
Барлык катнашучылар алдан махсус сайтта теркәлгән, ә арытаба номерларында 2021 елга максатларын язган. Вәгъдәләре хөрмәтендә яңавыллылар 2021 метр араны узды. Бу көнне урын һәм титуллар һич мөһим түгел иде. Биредә һәр кеше үз теләкләре хакына җыелган, ел дәвамында аларны тормышка ашырырга тырышачаклар. Катнашучыларның вәгъдәләре төрле: кемдер спорт белән күбрәк шөгыльләнергә, башкалар үзләренә сәламәтлек, балалар яхшы укуын теләгән, ә иң үзенчәлеклесе – кыз бала тудыру.
Яңа ел йөгереше башлану алдыннан оештыручылар зур булмаган күнекмә, шулай ук әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Карсылу катнашлыгында театрлаштырылган тамаша үткәрде. Тылсымлы геройлар спортчыларга финишка кадәр барып җитәргә ярдәм итте. Узыш тәмамлануга барлык ктанашучыларны кайнар чәй һәм татлы приз көтте. Бу бик урынлы булды, 2021 елның 1 гыйнвары салкын иде.
"Вәгъдәләр йөгереше"ннән тыш, шул ук вакытта Башкортларча йөрү көне кысаларында скандинавларча йөрүгә өйрәтү буенча чара узды. Катнашучылар, йөгерүчеләр кебек үк, шул ук 2021 метр араны узды. Чаралар "Демография" милли проектының "Спорт – тормыш нормасы" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узуын билгеләп үтәргә кирәк.
Читайте нас: