ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
14 гыйнвар 2021, 21:00

Спорт – мавыгу да, эш тә

Бүген бездә кунакта тренажерлар залы инструкторы, тренер, "Спортлы шәһәр" проектына нигез салучы Илдар Йосыпов.

Бүген бездә кунакта тренажерлар залы инструкторы, тренер, "Спортлы шәһәр" проектына нигез салучы Илдар Йосыпов. Бу көннәрдә ул халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү буенча актив эшчәнлеге өчен Яңавыл районы хакимиятенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
– Илдар, үзегез хакында бераз сөйләгез әле.
– 4 санлы мәктәптә укыдым, аның тәмамлагач Нефтекама шәһәрендә нефть көллиятенә кердем. Анда белем алганда ук нефтьче һөнәренең минеке булмавын аңладым, һәм диплом алганнан соң белгечлек буенча эшләмәдем. Хезмәт кенәгәсендәшундый язулар да табарга мөмкин – сатучы, каравылчы, система администраторы...
Туганым белән мине әни ялгызы тәрбияләде, гомере буе рус теле укытучысы булып эшләде. Балачакта катгый һәм таләпчән иде.
– "Яшьлек" ФОКына ничек килеп эләктегез?
– Балачакта спорт белән дус булмадым. Бераз футбол, баскетбол уйнарга тырыштым, әмма бу мине кызыксындырмады.
Һәрвакыт спорт белән шөгыльләнүче дустым бар, һәм менә 16 яшьләр тирәсендә ул мине "Медведь" залына чакырды. Тәүдә бу идеяне шикләнеп кабул иттем, әмма шөгыльләнү шулкадәр мавыктырды, анда ике елдан артык йөрдем. Арытаба уку башланды, һәм күнекмәләр кимеде. "Яшьлек" ФОКына мине янә дуслар чакырды. Ул вакытта рәсми рәвештә эшләми идем. Янәсе, эшсез утырырга җитәр һәм тренажерлар залына алып киттеләр. Ул вакытта залның барлыгын да белми идем. Шулай шөгыльләнә, күнекмәләрнең төрле техникаларын искә төшерә башладым. Ул вакыттагы инструктор мине шундук күреп алды, аның белән хәтта белем уртаклаштым, чөнки элек авыр атлетика хакында материаллар байтак өйрәндем. Бераз вакыттан ул эшкә урнашу өчен директорга килергә киңәш итте. Шулай, 2015 елның 1 апреленнән "Яшьлек"тә тренажерлар инструкторына әверелдем.
– Сезгә карап, эш – мавыгу, дип әйтергә мөмкин. Бу шулаймы?
– Тулысынча дөрес. Спортның көч төрләре белән мавыгу эшкә әверелүгә бәхетлемен. Өйрәтергә, кешеләргә ярдәм итәргә яратам. Залда эшли башлагач та, тренажерларда шөгыльләнү популярлыгы артты, диләр. Безгә көненә утызга якын кеше килә иде, хәзер аларның саны бераз кимеде. Әмма яшьләрнең артуын билгеләп үтәм.
Хәзер балалар белән шөгыльләнәм. Авыр атлетика буенча минем секциягә 35кә якын кеше йөри. 2019 елда тәрбияләнүчеләрем республиканың пауэрлифтинг буенча ачык чемпионатының көмеш призеры булды. Шулай ук Яңавылда дүртенче ел урындагы көчлеләр өчен ярышлар үткәрәм. Ул спортчылар арасында ярыйсы гына популяр. Бер нәрсә генә күңелне төшерә: ярышлар чагу үтсә дә, турнирны карарга көярманнар аз килә.
– Күптән түгел "Спортлы шәһәр" проектын башлап җибәрдегез. Шундый уй ничек башыгызга килде?
– Барлык проектларга сөекле хатыным Ленараның илһам бирүе канатландыра. Ул мине яхшырак итә. Аның белән танышканчы бик оялчан идем. Булачак хатынымны тәү тапкыр 2019 елның февралендә залда күрдем. Ул шөгыльләнергә килде, ике көн йөрде һәм юкка чыкты. Икенче тапкыр аны яз көне ул эшләгән кинотеатрда очраттым. "Яшьлек" ФОКы директоры яшьләрне флешмобка җыюны сорау минем өчен борылышлы мизгелгә әверелде, шундук баш тарттым. Әмма репетицияләрнең Яшьләр сараенда үтәчәген белгәч, үземне кулга алдым һәм ризалаштым. Шул вакыттан ул мине бөтен нәрсәдә хуплый, һәм спорт проекты идеясен – организмны ныгыту өчен бушлай күнекмәләр (аларны Яшьләр сараенда үткәрәбез) – шулай ук ул тапты һәм миңа аны тормышка ашырырга тәкъдим итте. Мөмкин кадәр яңавыллыларны спортка җәлеп ителүе, сәламәт тормыш рәвеше алып баруын телим.
– Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Минем һәрвакыт диярлек эш күп – көндәлек күнекмәләр, волонтерлык, чаралар. Элек, хәзер дә (вакыт җитмәү сәбәпле, азрак дәрәҗәдә) астрофизика белән мавыгам. Иртәнгә кадәр фәнни мәкаләләр укыган чаклар булды.
– Хыял һәм максатларыгыз бармы?
– "Спорт мастеры" исемен алырга бик телим. Пандемия сәбәпле максатымны бераз тоткарларга туры килде, хәзер акрынлап үз формама кайтам.
Сәяхәт итәргә яратам. Машинага утырырга һәм теләсә кайсы юнәлештә барырга. Шулай ук Ирәмәл тавына күтәрелергә телим. Быел бу килеп чыгар, дип ышанам.
Автор: Олеся Мәүлиева
Читайте нас: