ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
21 гыйнвар 2021, 11:30

"Йөзәргә өйрәнәм"

Дәресләр киләсе атнада янә башлана

Узган елның көзеннән районда 6-18 яшьтәге малайлар һәм кызлар өчен "Йөзәргә өйрәнәм" муниципаль социаль-белем бирү проекты башланды. Шунысы мөһим: проект тулысынча муниципалитет акчасы исәбенә финанслана. Ата-аналар һәм балалардан бары тик бер нәрсә – теләк кенә таләп ителә.
Әлеге мизгелгә инде тугыз йөздән артык бала тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә үзен суда ышанычлы тотарга өйрәнгән. Ә дәресләр янә тергезелә. Икенче этап барышында мең дә алты йөз малай-кызны йөзәргә өйрәтү планлаштырыла.
"Яшьлек" ФиС МАУ директорының спортның су төрләре буенча урынбасары Руслан Рәхмәтуллин билгеләвенчә, әлеге проектның уе үзе күптән барлыкка килгән. Һәм аны хәтта начар эпидемиологик хәлгә карамастан башлап җибәрә алганнар. Сүз уңае, бу проект белән республика башлыгы Радий Хәбиров та таныш – төбәк башлыгы бу тәҗрибәнең хәтта тоташ республикага таралу мөмкинлеген гамәлдән чыгармый. Чөнки, кызганычка каршы, җәйге вакытта (җәй генә дә түгел) суда байтак балалар һәлак була. Ә йөзә белү һәм судан курыкмау мондый фаҗигаларны мөмкин кадәр киметергә тиеш.
Гөлнара Глухова, 10 яшьлек Артемның әнисе:
– Дөресен әйткәндә, мин шаккатып торам. Артем судан бераз курка иде, алты дәрес эчендә йөзәргә өйрәнер, дип хәтта башыма да китермәдем. Һәм йөзәргә генә түгел, хәтта су астына чумарга да өйрәнде!
Читайте нас: