ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+18 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар 2021, 15:00

Надежда Кәрамова үзен тулысынча балаларга багышлаган чын тренер

Ул - "Авыл тренеры" программасында катнашучы

– "Авыл тренеры" программасы хакында үткән җәй белдем. Критерийлар буенча туры килермен, дип уйламадым, чөнки әлеге вакытта мин бала карау буенча ялда. Әмма миңа уңай туры килде: көз көне "Яшьлек" ФиС МАУдан шылтыраттылар һәм документлар җыярга куштылар. Декабрьдә миңа беренчеләр исәбендә акча сертификаты килде, – дип уртаклашты шатлыклы хәбәре белән Надежда Кәрамова.
Тумышы белән ул Пермь өлкәсеннән, ә менә ире Рөстәм – яңавыллы. Шәһәргә ул өч ел элек сөеклесе армиядән кайткач күчкән. Надежданың сүзләре буенча, алар Чайковский дәүләт физик культура институтында укыганда танышканнар. Яңавылга күчкәнче балалар бакчасында физик культура инструкторы һәм фитнес-тренер булып эшләгән. "Юность"та исә аңа "Спорт гимнастикасы" балалар секциясен алып барырга тәкъдим иткәннәр, арытаба тренер акрынлап акробатикага күчкән.
– Спорт гимнастикасы – спортның кыйммәтле төре, биредә снарядлар кирәк. Яңавылда алар әлегә юк. Ә менә акробатика белән бөтенесе дә шөгыльләнә ала, махсус җиһаз таләп ителми, – дип сөйли тренер.
Декретка кадәр Надежда Александровнага биш яшьтән алып өч төркем балалар йөргән. Хәзер, ялда булуына карамастан, ул яшь спортчыларын ташламаган.
– Өйдә утыру минем өчен авыр. Ялдан чыгуга балалар тәҗрибәсен югалтмасын өчен, өлкән төркем белән атнасына ике тапкыр күнекмәләрне тергезергә карар иттем.
Надежда Александровна – үзен тулысынча балаларга багышлаган чын тренер. Бу гади сүзләр түгел, моны раслау өчен дәлилләр бар. Уллары Кәрим туганнан соң шундук диярлек (өч айдан) эшкә тотынуны тагын ничек аңлатасың?! Үзе тренер моны һөнәрен ярату белән аңлата.
Аның карамагындагылар хәзер яңа төрне үзләштерә – чир спорт (пирамида һәм лозунглар төзү белән гимнастика һәм акробатика өлкәсеннән хәрәкәтләр җыелмасы). Яңа ел каникулыннан соң балалар янына мастер-класс белән төбәкнең Чир спорт федерациясе вәкилләре килгән. Алар спортчыларның дәрәҗәсен бәяләгән һәм аларны республика ярышларында катнашырга чакырган. Менә инде өч атнадан артык балалар 7 февральдә узачак беренчелеккә әзерләнә.
Читайте нас: