ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2021, 11:30

Барысы да стартка!

#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

13 февральдә сабантуй басуында бәйрәм халәте хакимлек итте. Эш шунда ки, шимбә иртәсендә яңавыллылар, байтак русиялеләр кебек үк, ял көнен сәламәт тормыш рәвеше белән үткәрергә карар итте. Районның меңнән артык кешесе һәм кунаклары Бөтенрусия "Русиянең чаңгы юлы" күләмле узышка кушылды. Бу төрле яшьтәге укучылар да, студентлар, оешмалар хезмәткәрләре, спортчылар, һәвәскәрләр һәм чаңгы спорты ветераннары.
Узыш дистанциясе минималь булды – нибары бер километр. Аны хәтта кечкенә сабыйлар һәм өлкән катнашучылар йөреп чыга алды.
Ярыш йомгаклары буенча ир-егетләр арасында Руслан Муллахмәтов (төзәтү интернат-мәктәбе) җиңүче дип танылды, Юрий Зыятов икенче урын яулады, Эрнст Мәрдамшин – өченче (икесе дә – хәрби хезмәткәр). Хатын-кызлар арасында Диана Мәхмүтҗанова (1 санлы мәктәп) иң яхшысы булды, Миләүшә Шәяхмәтова ("Башкоммунэнерго" ширкәте) көмеш медаль яулады, Олеся Чужекова (16 санлы балалар бакчасы) һәм Ләйсән Акмуллина ("ЯнаулБлагоустройство" ширкәте) "бронза" бүлеште. Йола буенча ярышларның иң өлкән катнашучылары – Илдар Киков (74 яшь) һәм Зоя Заякина (89 яшь), шулай ук иң яшьләр – Артем Васильев (4 яшь) һәм Анна Изибаева (6 яшь) билгеләнде.
"Күләмле узышның иң актив коллективы" номинациясендә "РН-Транспорт" ширкәтенең җыелма командасы җиңү яулады. 7 санлы балалар бакчасы икенче булды, төзәтү интернат-мәктәбе – өченче. Авыл биләмәләре арасында Карман авыл биләмәсе алдынгылык яулады, икенче урында – Шүдик, өченчедә Орловка авыл биләмәсе.
Бераз соңрак стартка укучылар чыкты. Алар үз баскычына ярашлы ГТО нормативлары тапшырды.
Автор: Олеся Мәүлиева.
Читайте нас: