ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
20 февраль 2021, 15:48

"Матч – ут, балаларда дәрт – тулысы белән!

Яңавыл сабыйлары Радий Хәбиров чакыруы буенча хоккейга барды

Яңавыл төзәтү интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре әлеге искиткеч спорт спектакле шаһитына әверелде. Очрашу барышында һәм аның гаҗәеп ахырында балаларны нинди хисләр биләп алуы хакында сөйләп тору кирәкме?!
Яңавыл балалары Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чакыруы ярдәмендә биредә булу бәхетенә иреште. Исегезгә төшерәбез, ул аларга 1 сентябрьдә, төзәтү мәктәбенең яңа бинасын тантаналы ачуда ук хоккей матчына сәфәр оештырырга вәгъдә итте. Әмма пандемия сәбәпле ул бераз тоткарланды.
Интернат-мәктәпнең физкультура укытучысы Руслан Муллахмәтов (үзе дә искиткеч спортчы-универсал һәм "Салават Юлаев"ның зур көярманы) билгеләвенчә, балалар спортның әлеге төре һәм республиканың төп командасына гашыйк булган (әйткәндәй, аларга бүләккә клубның шарфларын бүләк иткәннәр). Һәм хәзер үзләрен спортның әлеге төрендә сынап карарга хыялланалар. Бу хыялларын тормышка ашыра алырлар, дип ышаныйк. Тимераякта шуу да инде искиткеч булыр иде!
Автор: Илдар Шәрипов
Читайте нас: