ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
9 март 2021, 13:01

"Таш-Елга"да "Кышкы карусель"

Гаилә спорт фестивале узды

6 мартта "Таш-Елга" тюбинг-паркында Сәламәтлек һәм озак яшәү елына багышланган "Кышкы карусель" исемле фестиваль узды. Оештыручылар (Пионерлар һәм укучылар йорты хезмәткәрләре) фестиваль катнашучылары өчен гаилә эстафета уеннары үткәрде.
Өлкәннәр төрле ярышларда (гер спорты, армрестлинг, аркан тартышу) катнашкан вакытта, балалар иҗат белән мәшгуль булды – "Кышкы бизәкләр" карда рәсемнәр конкурсында ярышты.
Гомумән, беркемгә дә ямансуларга туры килмәде, бәйрәмнең барлык кунаклары шактый канәгать калды. Гаиләләр (алар тугыз иде) үзләренең бердәмлеген, спорт буенча әзерлеген, тапкырлыгын күрсәтте, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды.
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды, ләкин берсе дә призсыз калмады. Иганәче булып Илнур Сәлимгәрәев чыгыш ясады.
Автор: Игнат Шәйхетдинов.
Читайте нас: