ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+26 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Спорт
27 март 2021, 16:16

Дөнья беренчелеге пьедесталында тик безнең кызлар

Анна Щербакова- алтын, Елизавета Туктамышева -көмеш, Александра Трусованың - бронза медаль яулады

Русия фигуралы шуучылар Швециядә узган дөнья чемпионатында бөтен пьедесталны алдылар.
Фигуралы шуу җанатарларының иң кыю фаразлары һәм хыяллары тормышка ашты. 2021 елгы Дөнья беренчелеге пьедесталында тик безнең кызлар булды. Анна Щербакова- алтын, Елизавета Туктамышева -көмеш, Александра Трусованың - бронза медаль яулады.
Өч тапкыр Русия чемпионы, Этери Тутберидзе тәрбияләнүчесе үзенең 17 яшь тулу алдыннан дөнья чемпионы булды. Шербакова өчен бу сезон җиңел булмады. Хәтта тренерлар Русия чемпионатында катнашырга чыккан, авыруыннан тулысынча сәламәтләнмәгән кызның батырлыгына сокландылар.
Медальгә дәгъва итүчеләрнең берсе дә 2021 елгы Дөнья чемпионатында хатасыз чыгыш ясый алмады. Япон спортчысы Рика Кахира җиңүчеләр исемлегендә иде, әмма соңгы протоколда җиденче урынга төшеп кала. Алты ел элек Швеция башкаласында Европа чемпионатында җиңү яулаган Елизавета Туктамышева шул ук бозда дөнья чемпионатының көмешен өстәде. Бүгенге көндә яшь һәм иртә өлгерүче спортчыларыбыз янында 24 яшьлек Елизаветаның көмеше аеруча кыйммәт.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru
Фото: odds.ru
Читайте нас: