ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 гыйнвар 2018, 11:05

Тәмәке тартучы йоклагач...

Янгынның иң таралган сәбәпләреннән берсе ут белән саксыз эш итү. Ут шәм яки шырпыдан, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән, пиротехниканы белмичә кулланудан, төзелеш янында ягылган учактан, чүп-чар яндырудан, өстәвенә ешрак җил тараткан очкыннан чыгарга мөмкин. Барлык янгынның 80%тан артыгы гражданнарның шәхси секторында чыга, янгында һәлак булганнарның 90% артыгы да анда туры килә.
Тәмәке тарту – янгынның үлемгә китергән киң таралган сәбәбе. Кешенең нәкъ тәмәке тарту һәм алкоголь эчү кебек кимчелекләре еш кына куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Сүндерелмәгән төпчекне ташламаска – бу цивилизацияле кешенең гади кагыйдәсе. Кызганычка каршы, байтак гражданнар моңа зур әһәмият бирми.
Караватта ятып тәмәке тарту бик куркыныч. Кеше йоклап китеп, тәмәкесе төшеп, янгын чыгарырга мөмкин. Гаражда тәмәке тарту да куркыныч, анда машина һәм тиз янып китүче сыекчыларның якынлыгы авыр нәтиҗәле янгынга китерә ала.
Шырпы һәм тәмәке балалар кулына эләкмәсен өчен карап торырга кирәк. Өлкәннәргә охшарга тырышып, моның өчен иң яшерен урын сайлап, балалар ачык ут белән уйнарга мөмкин. Кеше килеп чыгу белән, янгын куркынычын тудырып, алар эшен яшерергә тырыша.
Хөрмәтле гражданнар, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен санга сукмыйча, язмышны сынамагыз. Янгын табигать һәлакәте түгел, ә хәвефсезлек чараларына салкын караш нәтиҗәсе.
Р. Хәмәдуллин.
Читайте нас: