ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 гыйнвар 2018, 16:23

Биш минуттан стоматолог

Ләйсәннең эш көннәре, гаиләсе һәм укудагы авырлыклары

Башкорт Дәүләт медицина университетының 5 курс студенты Ләйсән Әхмәтшина студентлыкның катгый кысаларына һич сыймый – аның тормышы нык катлаулы, шәхесе гаять күпкырлы, биш минуттан стоматолог-терапевтның социаль рольләре дә байтак.
– Ләйсән, ахыргы сессия ничек үтте? Авырлык, киртәләр булгандыр, мөгаен?
– Сессияне яптым, практиканы да – аны Яңавыл стоматология поликлиникасында үттем. Ә авырлыклар беренче-икенче курста иде – нәкъ шунда иң катлаулы вакыт.
– Көнкүреш яки уку планында?
– Көнкүреш планында урнашу һәм башкалага күнегүгә ике ай китте, ләкин өйгә кайтасы килеп елаган вакыт булмады. Уку белән күпкә авыррак туры килде.
– Ничек уйлыйсың, медицина вузында уку авырмы?
– Әйе, дип уйлыйм. Бөтен нәрсәдән тыш, көчне тоташ семестр дәвамына тигез бүләргә, бар нәрсәне ахыргы мизгелгә калдырырга ярамый.
– Кайчан стоматолог булырга карар иттең?
– Җиденче сыйныфта, мөгаен. Р. Гәрәев исемендәге мәктәптә укыдым, сыйныфташлар, укытучылар, сыйныф җитәкчесе Финзилә Мөдәриф кызы Габдрахманованы сагынып искә алам.
– Ул чор тагын нәрсәсе белән исеңдә калды?
– Күп нәрсә белән. Спорт – җиңел атлетика, баскетбол белән шөгыльләндем. Хәтта психолог курсларын тәмамларга өлгердем – УПКда соңгы ел укыталар иде. Гомумән, һәр кеше төрле яклап үсешкән булырга тиеш, дип исәплим. Шуңа күрә, мәсәлән, инде студент елларында массажист курсын тәмамладым, шофер таныклыгы алдым һ.б.
– Күңел ачуга хет вакытың каламы?
– Әйе (елмая). Уфада күңелле, бәхеткә каршы, безнең төркем әйбәт.
– Син гаилә корырга да өлгергәнсең. Бу хакта сөйлә әле.
– Булачак ирем Илмир белән Максим авылында таныштык, ул – 11, мин 10 сыйныфта укый идек. Арытаба аны армиягә алдылар, ә мин БДМУга кердем. Даими рәвештә хәбәрләшеп тордык. Ул армиядән кайтканда, аны Уфада вокзалда каршы алдык. 2016 елда никах булды, берничә айдан соң безгә Станция урамындагы яңа йорттан фатир бүлделәр. Моның өчен апам Динарага рәхмәт белдерергә телим, ул моның белән бәйле барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алды (бертуганнар бик иртә әти-әнисез калган, шуңа күрә өлкәне безнең герой өчен апа гына түгел, ә кайбер мәгънәдә әнигә дә әверелгән – авт.).
Хәзер улыбыз Эмильне тәрбиялибез, якшәмбе көнне аңа ун ай тула.
– Академик отпуск алырга туры килдеме?
– Юк. Туганнар – апам, каенатам Илһам Федорович һәм каенанам Чулпан Сабитовна ярдәм итте. Эмиль тыныч бала булганга, бишенче курс алдыннан сессияне улым белән бергә бирдек, дип әйтергә мөмкин (көлә).
– Преподавательләр дә ярдәм иткән, мөгаен?
– Алай дип әйтмәс идем. Нигездә «академ» алырга куштылар. Ләкин укуны сузуның мәгънәсе юк дип карар иттем. Йөгерергә туры килде, җиңел булмады.
– Якын киләчәккә планнарыгыз?
– Дәүләт имтиханнарын тапшырырга, диплом якларга, Яңавылда белгечлек буенча эшкә урнашырга телим. Биредә ирем эшли, торагыбыз бар, Эмильнең балалар бакчасына баруын көтәбез, өстәвенә ул бездән ике адым арада гына.
– Хыялыгыз бармы?
– (бераздан) Уйлап утыргач, димәк, юк (елмая). Шулай да... Үз эшемдә яхшы белгеч булырга телим.
– Хәзерге һәм барлык студентларга нәрсә телисең?
– Көч, сабырлык, куелган максатларга ирешү.
Читайте нас: