ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 февраль 2018, 10:28

Икеләтә командир Әмиров

15 февраль – Яугир-интернационалистларны искә алу көне

Бер көннән илдә Хәрби бурычын Ватан чигендә үтәгән русиялеләрне искә алу көне үткәрелә. Билгеле, бу дата турыдан-туры Әфганстан белән бәйле, нәкъ шул көнне 1989 елда Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын бу республикадан чыгару тәмамланган. Гаскәрләрне, һичшиксез, иртәрәк чыгара башлаганнар. Моны Әфганстанда 1986дан 1988 елга кадәр хезмәт итүче Байгуҗада туып-үскән Фәрис Әмиров үз күзләре белән диярлек күзәтә алган.
– Амудәрья аша танылган күпергә алып баручы юл, Черенар провинциясе аша үтте, без шунда урнаштык, – дип искә ала Фәрис Касыйм улы.
Черенарга ул Үзбәкстан һәм Украина территориясендә «учебка»ны үтеп, Кабул һәм Баграмнан соң килә, сержант исемендә бүлек командиры булып хезмәт итә. Инженер гаскәрләрендә исәпләнгән, бүлекчә күбесенчә электр станцияләрен ремонтлау бурычын үтәгән, чөнки турыдан-туры хәрби гамәлләрдә катнашу якташыбызны читләтеп уза. Шуңа карамастан, сугыш сугыш инде ул, шартлату һәм атулар күп булган. Ә пуля – ул ничә тыныч һөнәр иясен Әфганстан тауларында калдырды, күпме кешене өенә гарипләндереп, «груз 200» белән кайтарды...
Фәрис Касыйм улы кайткач «Правда» колхозында эшли башлый, арытаба Нефтекамага бәхетен эзләп китә, өйләнеп, Яңавылга күчә. Коммуналь хуҗалыгында, УТТда тракторчы була, инде егерме елга якын диярлек 113 санлы янгын частенда «ут белән көрәшүче». Армиядәге кебек үк, биредә дә бүлек командиры.
Хатыны Зәнфирә Фоат кызы белән кызлары Гөлназны тәрбияләп үстергәннәр. Ул инде үз гаиләсе белән яши, ләкин әтисе аның өчен һәрвакыт герой булып калачак. Чөнки ул үзен һәм аларга төшкән сынауларны җиңеп, тугры һәм лаеклы хезмәт итеп кайткан меңләгән егетләрдән берсе.
Читайте нас: